Яшел Үзән водоканалының авария-ремонт бригадасы Лисичанскидан кайта
Айдан артык егетләребез анда суүткәргеч торбаларны торгызу өстендә эшләде: җимерек торбаларны алыштырды, аварияләрне юкка чыгарды.
Хәзер инде лисичанскийлыларның күп кенә торак йортларында күптән көтелгән су бар. Кушылган объектлар арасында шәһәр балалар бакчаларының берсе дә бар.
Яшел Үзән водоканалы белгечләренең тырышлыгын җирле водоканалдан коллегалары югары бәяләде, аларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.
- Без хезмәткәрләребез белән горурланабыз, аларга хәерле юл һәм гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтырга телибез!
Исегезгә төшерәбез, бу ЗВКС белгечләренең Лисичанскига бишенче командировкасы инде, һәм һәрвакыт алар үз профессиональлекләрен, фидакарьлеген, үз эшләренә бирелгәнлеген исбатлый.
ЗВКС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев