Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе сөйләм тәртибе буенча ачык тренинг уздыру өчен беренче район үзәге булды
Сөйләм модульләре РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән.
Гомуми практика табибларын, терапевтларны, педиатрларны һәм шәһәр поликлиникаларының бүлек мөдирләрен тәҗрибәле медиакоммуникатор Гөлнара Тимуршина әзерли. Аның һөнәри тәҗрибәсендә Казанның әйдәп баручы клиника табиблары белән эшләү бар. Ул шулай ук «Табип, мин сезне тыңлыйм...» дигән китап авторы.
Программада – чек-битләр, күрсәтмәләр, сөйләм алгоритмнары һәм белешмәләр бар: нинди фразалар пациентта тискәре хисләр тудыра, авыруны дәвалануга ничек мотивацияләргә һәм һөнәри яктан «сүрелмәсен» өчен табибның үзенә нәрсә эшләргә.
Укытуның максаты – пациентлар белән аралашу сыйфатын күтәрү һәм поликлиникаларда, стационарларда, тернәкләндерү үзәкләрендә авырулар белән аралашу корпоратив культурасын үстерү.
Уку нәтиҗәлерәк булсын өчен дәресләр вакытында катлаулы конфликтлы ситуацияләр модельләштерелә, алардан табиблар чыгу юлын табарга тиеш. Пациентлар ролендә табиблар үзләре чыгыш ясый.
Чыганак: Зеленодольская ЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев