Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары – «Алтын каләм – Золотое перо» фестивале җиңүчеләре

«Идел» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм – Золотое перо» республика фестивале узды, анда «MEDIANA» журналистика авторлык мәктәбе укучылары: Ангелина Туманова, Татьяна Степанова һәм Яна Гаврилова катнашты.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча:

  • Ангелина Туманова «Рус телендә басма журналистика» номинациясендә 1нче урынны яулады.
  • Яна Гаврилова 3нче урынга лаек булды.

Бүләкләүне Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков үткәрде.

«MEDIANA» мәктәбе җитәкчесе Денис Анисимов катнашучыларны әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм яшь журналистларның алга таба да үсешенә ышаныч белдерде.

Җиңүчеләрне без дә котлыйбыз һәм яңа иҗади биеклекләргә ирешүләрен телибез!

Фото: Зеленодольск. Учительская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев