Яшел Үзән спортчылары грек-рим көрәше буенча республика турнирында җиңү яулады
Яшәеш

Яшел Үзән спортчылары грек-рим көрәше буенча республика турнирында җиңү яулады

Яңа Торъял бистәсендә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ачык турниры узды.

Ярышларда Яшел Үзән көрәшчеләре дә катнашты.

  • Артём Загуменный 48кгга кадәрге авырлык категориясендә 2нче,
  • Солтан Васянин 75кгга кадәрге авырлык категориясендә 2нче,
  • Клим Малыгин 57кгга кадәрге авырлык категориясендә 3нче урынны яулады.

Шулай ук Артём Загуменный "Иң яхшы техника" номинациясендә дә бүләкләнде.

Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев