Гомуми массасы 200 кг тәшкил иткән “Важная корова” һәм “Обнимама” продукциясен 59 гаиләгә тапшырдылар.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты, Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан, "Өмет вәкиле" АНО тәрбияләнүчеләрен котлады. Бу – күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр. Аларның кайберләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар тәрбияләнә.
Гомуми массасы 200 кг тәшкил иткән “Важная корова” һәм “Обнимама” продукциясен 59 гаиләгә тапшырдылар.
Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне алдыннан уздырыла торган хәйрия чаралары комбинат өчен традицион санала. «ЗМК» АҖ Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм итә.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев