Яшел Үзән районында мобилизацияләнүчеләр өчен плащ-палаткалар тегү оештырылган. Якташларына гуманитар ярдәмне «Казан-Экспо»га китерделәр
- Район башлыгы Михаил Афанасьев кушуы буенча без хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның гаиләләренә шефлык ярдәме күрсәтү буенча эш алып барабыз.
Без плащ-палаткалар, туристик сидушкалар, келәмнәр тегәбез. «Ярдәм янәшә!” хәрәкәте кысаларында гуманитар ярдәм җыю буенча биш пункт эшли - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков.
Шушы көннәрдә, якташларына илтеп тапшырыр өчен, яңа партия тегәргә керешәчәкләр.
Чыганак: Официальный Зеленодольск телеграм каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев