Яшел Үзән районында май бәйрәмнәрендә ЮХИДИ экипажлары катгый режимда эшләячәк
***
- Васильево һәм Осиново махсус контрольдә булырга тиеш. Дача сезоны башлану белән Васильевода гына халык саны уртача 50 мең кешегә кадәр арта. Май бәйрәмнәреннән башлап патрульлек итүне көчәйтергә һәм җәйге чорда да катгый режимда эшләргә кирәк, - дип йөкләде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев юл хәрәкәте иминлеге буенча планнан тыш комиссиядә.
ЮХИДИнең җирле бүлеге башлыгы Рамил Идиятуллин билгеләп үткәнчә, ел башыннан гына да районда 90 исерек шофер тоткарланган.
- РФ ҖК буенча кабат хокук бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган, хәтта ирегеннән мәхрүм ителү дә. Районда мондый практика бар, - диде Яшел Үзән прокуроры урынбасары Илдар Әлмәнев.
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
Әгәр дә сез исерек шоферны күрсәгез, бу хакта 8(84371) 4-47-04 дежур часте телефоны аша хәбәр итегез яки ЮХИДИ хезмәткәрләренә @GibddZelbot аноним боты ярдәмендә языгыз.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев