Яшел Үзән районында балыкчы мәете табылды
Яшәеш

Яшел Үзән районында балыкчы мәете табылды

Яшел Үзән районы Маргарита Идел утравы янында сулыкта балыкчы мәете табыла.

63 яшьлек ир-атның гәүдәсен ярдан ике чакрымда табалар, ул көймә янында йөзеп йөри.

Шаһит һәлак булучыны судан чыгара һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыра. "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-ат көймәдән егылып төшеп батып үлә.

Фото: ясалма интеллект прорграммасыннан алынды


Нет комментариев