14 – 20 апрельдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 918 чакыру килгән.
Шуларның 573е – шәһәрдән, 345е районнан булган. 498 кешене госпитализацияләгәннәр: 331е – шәһәрдән, 167се – районнан.
Осиновоның Садовая урамында кайнанасы кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 22 яшьлек хатын-кыз һәм 22 яшьлек ир янына медиклар чакыртылган. Зыян күрүчеләр госпитализациядән баш тарткан.
Тургенев урамында өйдәше кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 38 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән.
Бело-Безводное авылында казаннан кайнар су түгелеп, тәне 29 процент дәрәҗәсендә пешкән 6 яшьлек малайга ярдәм күрсәтелгән. Аны Казанга республика хастаханәсенә алып киткәннәр.
Нет комментариев