Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында 11 яшьлек кыз «Момент» җилеме белән күзен пешергән

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 869 чакыру килгән.

Шуларның 495е – шәһәрдән, 374е районнан булган. 450 кешене госпитализацияләгәннәр: 280е – шәһәрдән, 170е – районнан.

Татарстан урамында билгесез затлар кыйнаудан башы җәрәхәтләнгән 51 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Яшел Үзән психо-неврология диспансерының 2нче катыннан сикереп, баш мие җәрәхәтләнгән, алкоголь галлюцинозлы 35 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру булган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Олы Карагуҗа авылында мунчада пар белән ботын һәм корсагын пешергән 28 яшьлек ир янына чакыру алынган. Медиклар аны хастаханәгә китергән.

Васильевский шифаханәсендә «Момент» җилеме эләгеп, күзен пешергән 11 яшьлек кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене Казанның республика балалар клиникасына алып киткәннәр.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев