Яшел Үзән районы БДИда 100 балл җыйган укукчылар саны буенча үз нәтиҗәләрен яңартты
Бүгенге көндә БДИ максималь балл җыйган чыгарылыш укучыларының саны 16 кешегә җитте (былтыр алар 14 иде).
Аерым шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу укучылар арасында өчесе 15нче мәктәп укучылары:
- Данис Андарҗанов – химиядән,
- Эвелина Шагиева – рус әдәбиятыннан,
- Адель Гаврилов физика фәненнән 100 балл җыйды.
100 балл җыючылар арасында Осиноводагы Карпов исемендәге лицей, Химик лицей, 1, 3, 11, 14, 15 мәктәп укучылары бар.
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, нәтиҗәләрне ачыклаганнан соң, Яшел Үзән районында тагын бер 100 балл иясе барлыкка килде – 9нчы лицей укучысы Вера Абдрахманова физикадан – 100 балл җыйган.
Фото: Зеленодольск. Учительская
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев