Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре «Сәламәтлек» спартакиадасында катнашты
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре – Зеленодольск районы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек» спартакиадасының актив катнашучыларның берсе.
Бу ялларда «Комсомолец» стадионында җиңел атлетика буенча эстафета узды.
ЗЦРБ командасында:
Дмитрий Сорокин һәм Данил Беляков – ашыгыч ярдәм фельдшерлары,
Полина Соловьева – 1нче балалар поликлиникасы шәфкать туташы,
Людмила Шәйморданова – 3нче поликлиниканың шәфкать туташы катнашты.
Чара кысаларында спартакиада-2023 катнашучыларын бүләкләү тантанасы да узды. Спартакиадада югары нәтиҗәләр күрсәткән, спортка тугрылык һәм ярату өчен ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе баш медицина сеңлесе Марина Демешева һәм техник бүлек инженеры Виктор Туганцев бүләкләнде.
ЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев