Уку вакытында шәфкать туташлары хирургия куркынычсызлыгы турында мәгълүмати материаллар, заманча энергетика җиһазларын, тегү материалын имин куллану үзенчәлекләре, шулай ук медицина ярдәме күрсәтүдә ашыгыч һәм кичектергесез ситуацияләрдә эш итү алгоритмнары үзләштерделәр.

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе база курсында Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Марина Демешева һәм операция буенча өлкән шәфкать туташы Люболь Халява чыгыш ясады.

Укыту белән Айрат Тимерҗанов җитәкчелек итә, ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының РКОДның операцион бүлеге мөдире.

Нет комментариев