Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә баш мие җәрәхәтләнгән ир-ат китерелгән

Берничә көннән соң ул, алган җәрәхәтләреннән, реанимациядә җан тәслим кылган

Эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән. Шуларның 29ы – шәһәрдә, 13е ра­йонда булган. 16 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 21 урлау, 14 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.


Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә баш мие җәрәхәтләре белән, беркайда да эшләмәгән, исерек хәлдәге 39 яшьлек ирне китергәннәр. Әмма берничә көннән соң ул, алган җәрәхәтләреннән, реанимациядә җан тәслим кылган. Моның буенча полиция тикшерүләр алып бара.


Ике урлау очрагына бәйле берүк кешеләр – 15 һәм 16 яшьлек яшүсмерләр шикләнелә. Беренче очракта Яшел Үзәннең Комсомольская урамындагы павильон ишеген ачып кереп, кассасыннан 19500 сум, икенче очракта – Төзүчеләр проспектындагы павильоннан 9600 сум акча урлап алып чыкканнар.


К.Маркс урамындагы кибетләр челтәреннән 3067 сумлык, икенче көнне шул ук кибеттән 3201 сумлык, Татарстан урамындагысыннан 4188 сумлык товар урланган. Җинаятьчеләрне эзләү дәвам итә.


«Күзәтү» операциясе барышында наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре Комаров урамындагы йорт янында 45 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлаган. Аңардан, шәхси тикшерү вакытында, наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев