Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән Кадрлар үзәгенең программасы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

9 апрельдә төньяк башкалада X Санкт-Петербург Халыкара хезмәт форумы кысаларында «Яшүсмерләрне җаваплы эшкә урнаштыру» Бөтенроссия конкурсының йомгаклары ясалды.

Анда илнең 53 төбәгеннән 229 оешма катнашты. Бер номинациядә җиңүче булып Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы буенча Кадрлар үзәге тәкъдим иткән программа танылды.

Жюри «Закон белән конфликтка керүче һәм тормыш авырлыклары кичерүче яшүсмерләрне эшкә урнаштыру» проектына югары бәя бирде. Бу программаны Кадрлар үзәге Раифа махсус училищесы белән берлектә инде ничәнче ел уңышлы гамәлгә ашыра.

Конкурсны оештыручылар булып РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова аппараты, Яшүсмерләрне социализацияләштерү программаларын үстерү федераль үзәге (ФПЦ) һәм Гамәли социология үзәге чыгыш ясады.

Программаны гамәлгә ашыруга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Павлович Афанасьев зур өлеш кертте. Муниципаль район бюджетыннан акча бүлеп бирелүе аркасында, 2025 елның җәйге чорында профилактик исәптә торган 40 яшүсмер вакытлыча эш белән тәэмин ителде.
Бу юнәлештәге эш 2026 елда да дәвам итәчәк — инде «Исток» яшьләр клублары белән берлектә.

Бүләкләү тантанасыннан соң Яшел Үзән делегациясенең Санкт-Петербургтагы артиллерия академиясендә хезмәт итүче һәм белем алучы Раифа училищесы тәрбияләнүчеләренә кунакка баруы символик әһәмияткә ия. Нәкъ менә 2024 елда бу егетләр Кадрлар үзәгенең профориентацион проектларында катнашканнар һәм программа кысаларында эшләгәннәр.

— Без бергә күп нәрсәгә сәләтле! — дип йомгакладылар уңышлы практика авторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев