Яшь ана тугыз айлык улын бер ялгызы 4 көнгә калдырып киткән – сабый ачлыктан үлгән
Яшәеш

Яшь ана тугыз айлык улын бер ялгызы 4 көнгә калдырып киткән – сабый ачлыктан үлгән

Хөкем карары буенча, хатын-кызны 18 елга колониягә озатачаклар.

Волгоградта 24 яшьлек хатын-кыз тугыз айлык улын берничә көнгә бер ялгызы калдырган. Ул сабыен ябык фатирда калдырып, дус-ишләре белән кәеф-сафа корырга чыгып киткән.

Сабый дүрт көн берүзе торган. Бу вакытта әнисе шәһәрнең икенче читендә күңел ачып йөргән. Ачлыктан үлгән баланы әбисе табып алган.

 


Нет комментариев