Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа елга йолдызлар фаразым

Бәхет алып кил, Яңа ел!

Яшел Агач Аждаһа елы иминлек, тынычлык алып килсен һәм сөенечләргә бай булсын. Һәркемнең бәхете үз кулында ди­сәләр дә, язмышыбыз без туганчы ук язылган дигән гыйбарә дә бар. Менә анысы белән йолдызлар эш итә инде.

2024 ел кемгә нәрсә вәгъдә итә икән?

Кучкар.
Күңел «чаптарларын йөгәнләп», берь­юлы берничә эшкә тотынмавыгыз хәерле. Эзлеклелек (ягъни тәртип буенча, бер-бер артлы) – быел Кучкарларның уңыш сере.

Үгезбозау.
Карь­ера һәм тагын бер кат карьера. Яңа үрләргә омтылыгыз, иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнегез һәм уңыш килер.

Игезәкләр.
Аждаһаның яраткан йолдызлыгы һәм ул аларның иң яшерен теләкләрен дә чынга ашыра ала.

Кысла.
Эмо­ция­ләрегез карьера үсешенә комачауларга мөмкин. Тынычлык саклагыз һәм сынауларыгызны рәхәт ял алыштырыр.

Арыслан.
Аж­даһа елы сезгә шәхси тормышыгызны һәм карьерагызны җайлау өчен берничә мөмкинлек бирер. Шул мизгелләрне һәм бәхетле киләчәгегезне кулдан ычкындырмагыз.

Кыз.
Эш һәм мәшәкатьләр күп булачак, шуңа хәзердән үк көчегезне саклагыз. Конфликтларга кермәгез һәм якыннарыгыз белән сүзгә килмәгез.

Үлчәү.
Әлеге һава билгесе белән ут сулышлы ел символы арасында аңлашу хөкем сөрәчәк. Мәхәббәтегезне очрату яки зур суммалы булу – барысы да чынбарлык.
Чаян. Дөньяга карашыгызның җитди үзгәрүе мөмкин. Аждаһа сезне яңа казанышларга – чәнечкеле юллардан йолдызларга әзерли.

Укчы.
Кыю идея­ләр һәм яңа проектларыгызны «аннары»га калдырмагыз. Мифик ел символы сезгә кызыклы башлангычларда ярдәм итәчәк.

Кәҗәмөгез.
Бу үзсүзлеләрне профессиональ үсешкә кагылышлы яхшы якка үзгәрешләр көтә. Ләкин якыннарының ярдәме дә комачауламаячак.

Сукояр.
Сәламәтлегегез турында кайгыр­туга, йокы режимына, туклануыгызга, һавада йөрүегезгә вакыт табыгыз.

Балык.
Су стихиясе вәкилләрен шәп ел көтәчәк. Балык­лар барлык мәсьәләләрне җиңел генә хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев