Иң тәмле кайнатма кемнеке?
Шәһәр көне уңаеннан «Әбием кайнатмасы –2018» бәйгесе игълан ителә.
Сез үз бакчагызда җиләк-җимеш, яшелчә үстерәсез икән, алай гына түгел, төрле кайнатмалар ясарга яратасыз икән, бу бәйге сезнең өчен. «Әбием кайнатмасы-2018» бәйгесендә һәркем катнаша ала. Моның өчен яшелчә яисә җиләк-җимештән ясалган вареньены башкаларга да күрсәтергә кирәк. Жюри әгъзалары гына түгел, ә килгән бәйрәм кунаклары да авыз итеп караячак.
Заявканы kmc-zel@mail.ru электрон почтасына юллагыз, сорауларыгыз булса, 8(84371)5-61-51 телефонына шалтыратыгыз. Бәйгедә аерым гына да, гаилә белән дә катнашырга була. «Әбием кайнатмасы-2018» бәйгесендә катнашучылар диплом һәм бүләкләр, ә җиңүче кыйммәтле призга лаек булачак. Йә, кайсыгыз әзер, юк икән, әле вакыт бар!
Илсөя Завилейская фотосы архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев