Һава торышы кискен үзгәрәчәк
Яшәеш

Һава торышы кискен үзгәрәчәк

Синоптиклар фаразына күз салык

Яллардан соң Татарстанда синоптиклар +13 градуска кадәр җылы булачак дип хәбәр итә. Ял көннәрендә кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, һаваның чагыштырмача температурасы көндез +1... +6 градус булачак.

Инде киләсе атна башында ук һава торышы үзгәрәчәк. 1 һәм 2 апрельдә явым-төшем һәм җил көтелми. Термометр баганалары төнлә 0..+5 градус һәм көндез +8..+13 гардуска кадәр күрсәтәчәк.

Бүген Татарстанның Гидрометеорология үзәге шундый фараз белән уртаклашты.


Нет комментариев