Гүзәл Уразова бишенче бала көтә?
Яшәеш

Гүзәл Уразова бишенче бала көтә?

Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган соңгы фотоларын карап, үз шикләре турында язып калдыручылар бар.

Алар җырчыны бишенчегә көмәнле дип уйлый.

«Сез авырлы, бу — күренә инде», «Миңа гына күренәме соң, әллә чыннан да авырлымы», — дип язучыларга: «Сезгә генә алай тоелмый», – дип, калганнар да кушылган.

«Кызлар, авырлы булсам, үзем әйтермен сезгә», — дип язган җырчы, комментарийларга җавап итеп. Шулай ук Уразова «бәби көткән» вакытын – видео да күрсәткән. «Әгәр дә авырлы булсам, шундый булыр идем», — дип тә өстәгән җырчы шушы видеосы янына.

Хәзер Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов 4 бала тәрбияли – аларның 3 кызлары һәм 1 улы бар.

Интертат


Нет комментариев