Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлсирин Абдуллина: «Пычрак сүзләрегез белән сындыра алмассыз!»

Гөлсирин Абдуллинага соңгы вакытта хейтерлар актив яза башлаган.

Җырчы үзенә атап язылган тупас комментарийларны, рәнҗетергә теләп әйтелгән сүзләрне, вакыт-вакыт сторисларында күрсәтеп бара. Шушы көннәрдә аңа үзәгенә аеруча үткән сүзләр укырга туры килгән бугай. Җырчы күңелен төшерергә омтылучыларга җавап сүзләре дә язып калдырган. «Әстәгъфируллаһ! Мине сындырасыгыз киләме? Җырлый белмисең, чиныйсың, бөтен җырны бозасың, мондый җырчы буламыни? Аның ямьсезлеге…»

Юк! Мине тиз генә үзегезнең пычрак сүзләрегез белән сындыра, күзгә карап төкерә алмассыз», – дип, шактый усал итеп язып куйган Гөлсирин. Шушы көннәрдә, Гөлсирин һәм Азат Абитовлар һәм җырчы Илмира Нәгыймова арасында җыр өчен бәхәс куерып килә. Ильмираның Лилия Хәмитова репертуарыннан булган «Мәхәббәт шушыдыр» җырын яздырырга алынуы өчен, Азат Абитов шелтә белдереп видео яздырган иде. Чөнки бу җырны иҗади дуэт күптән түгел үзләре яңартып чыгарды. Азатның видеосына да Гөлсиринга атап авыр сүзләр язылган иде.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото социаль четәрләрдән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балакайлар,интернетка үз тормышыгыз,иҗатыгыз турында берни дә язмагыз,шул вакытта гына тыныч тормышта яши аласыз,кирәкмәгән сүзләр ишетеп яныгызны әрнеттермәгез,барысыда әйбәт булыр...Уңышлар телим үзегезгә...