Гоголь урамында җиңел машина йөртүче 14 яшьлек велосипедчыны таптаткан
Яшәеш

Гоголь урамында җиңел машина йөртүче 14 яшьлек велосипедчыны таптаткан

8-14 июльдә 115 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 33ендә матди зыян китерелгән. 3 юл-транспорт фаҗигасендә кешеләр зыян күргән. 6 йөртүче исерек килеш тотылган.

Гоголь урамының 40нчы йорты янында «Ниссан-Террано» автомобилен йөртүче 67 яшьлек ир, ишегалды территориясеннән чык­канда машинасы белән 14 яшьлек велосипедчыга юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, велосипедчының кул-аяклары сынган. Аны травматология бүлегенә алып киткәннәр.

Королев урамында «Тойота Старлет» автомашинасын йөртүче 46 яшьлек хатын-кыз машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, «ГАЗ-3009» автомашинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Тойота» пассажиры – 64 яшьлек хатын-кызның баш мие селкенгән. Аны госпитализацияләгәннәр. Йөртүченең дә бәрелгән урыннары булган.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында питбайк йөртүче 27 яшьлек ир, кагыйдә бозуы нәтиҗәсендә, каршыдан килгән «Тойота» автомашинасы белән бәрелешкән. Питбайкчының аяк табанына зыян килгән. Аны госпитализацияләгәннәр.


Нет комментариев