Гари бистәсе күлләренең яр буйлары «чүп-чар склады»на әйләнеп бара
Яшәеш

Гари бистәсе күлләренең яр буйлары «чүп-чар склады»на әйләнеп бара

Табигатебезне саклыйк!

Гари бистәсендәге күлләр - шәһәребез табигатенең иң матур почмагы, үрдәкләр, челәннәргә йорт һәм Яшел Үзәнлеләргә ял итү өчен менә дигән урын. Ләкин этюдлар ясарга чыккан Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбе укучылары яр буендагы чүп-чарга тап булган. Алар анда 8 капчык чүп-чар җыйган! Һәм бу, кызганычка каршы, күлләр тирәсендәге чүп-чарның кечкенә генә бер өлеше...

Шәһәр халкына, шушы күлләргә ял итәргә килүчеләргә мөрәҗәгать итәсебез килә - әйдәгез чүп-чарны җыештырыйк! Бу һич тә кыен һәм оят эш түгел. Табигатебезне саклыйк!


Нет комментариев