Америка Кушма Штатларында организмның картаюын акрынайта торган инновацион препаратларны тестлаштыралар, аларның тәэсирен этләрдә сынаганнар.
ММЧ мәгълүматлары буенча, препараттан эффектны инде үзләрендә ике өлкән яшьтәге эт кичергән: рак диагнозы куелган немец овчаркасы Зевс һәм артрит белән интегүче Ньюфаундленд Бенсон. Могҗиза-дарулар кабул иткәннән соң хайваннарның сәламәтлеге күз алдында яхшырган.
Даруларны сынауда барлыгы ун эт катнаша, ә нәтиҗәләр киләсе елда халыкка игълан ителәчәк. Тикшеренүчеләр дару киләчәктә кешеләргә дә файда китерер дип өметләнә.
Нет комментариев