Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Гаилә автобусы» Яшел Үзәндә тукталды

«Гаилә автобусы: традицияләр юлда» проекты кысаларында психологлар, табиблар, юристлар һәм педагоглар Яшел Үзән гаиләләре белән очрашты.

 

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Гаилә – ул үзе бер кечкенә дәүләт. Аның үз кануннары, үз тәртибе бар. Әмма тормыш һәрвакыт син уйлаганча гына бармый: сораулар, каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга. Нәкъ менә шундый чакта белгечләр киңәше аеруча кирәк.

Гаиләләргә ярдәм итү максатыннан республика районнары буйлап «Гаилә автобусы» юлга чыкты. «Гаилә автобусы: традицияләр юлда» проекты кысаларында педагоглар, психологлар, табиблар, юристлар һәм башка белгечләрдән торган команда гаиләләр белән очрашып, консультацияләр үткәрә.

Яшел Үзән – Чистайдан соң проект кысаларында тукталган икенче шәһәр. «Порт» яшьләр үзәгендә узган чараның ачылышында район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе, «Нык гаилә» федераль партия проектының Татарстандагы төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова катнашты.

– Күп балалы, төрле четерекле сораулар алдында югалып калган гаиләләр ярдәм сорап Казандагы белгечләргә килә алмый. Безнең максат – аларга урыннарда ярдәм итү, ситуациядән чыгу юлларын табу. Биредә нәкъ менә шундый 13 гаилә катнаша. Автобус белән килгән профессионаллар командасына җирле белгечләр дә кушыла. Без аларны борчыган мәсьәләләрне бергәләп караячакбыз. Проектта җитди адым­га әзерләнүче парлар да, күпбалалы гаиләләр дә бар. Без беркемне дә кире бормыйбыз – һәр мөрәҗәгать игътибарсыз калмаячак. Әлбәттә, бер очрашуда гына барлык сорауларны да хәл итеп булмый. Шуңа күрә, белгечләр гаиләләр белән алга таба да элемтәдә торачак, – диде Эльвира Әхмәтова.

Чараның беренче өлешендә катнашучылар өчен белгечләр лекцияләр укыды, мастер-класслар уздырды. Аннары аерым кабинетларда гаиләләр белән индивидуаль консультацияләр оештырылды. Көн ахырында проект командасы «Гнездышко» социаль приютында булды.

– Гаиләләргә һәм традицион кыйммәтләргә ярдәм итү – безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Яшел Үзән районының республикабызның әйдәп баручы белгечләре эшли торган биш пилот район арасына керүе безнең өчен бик әһәмиятле, – дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Очрашуга килгән 13 гаиләнең һәркайсының үз борчуы. Кемдер бәләкәч алып кайту мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итә, кемдер үсмер баласы белән уртак тел таба алмый. Кайбер гаиләләргә юрист һәм психолог ярдәме кирәк. Аерылышу чигенә килеп җитеп, гаиләсен саклап калу юлларын эзләүчеләр дә бар. Ничек кенә булмасын, бу көнне килгән парлар үзләренә кирәкле ярдәмне алгандыр дип ышанасы килә. Чөнки проектның төп максаты – гаиләләрне саклау.

«Без беркемне дә кире бормыйбыз – һәр ярдәм адреслы булачак. Белгечләр гаиләләр белән алга таба да элемтәдә торачак». Эльвира Әхмәтова

Сүз уңаеннан, эшче төркем Яшел Үзән ЗАГСында да булды. 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә әлегә аерым ЗАГС бинасы юк – ул күпфатирлы йортта урнашкан. Район башлыгы Михаил Афанасьев әлеге мәсьәләне хәл итү өчен республикадан ярдәм сорады.

Илсөя Садыйкова фотолары

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев