Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда һава торышының начарлануы турында кисәтте
Яшәеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда һава торышының начарлануы турында кисәтте

Бүген һәм иртәгә көчле буран көтелә, күз күреме начарлана һәм җил тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитә.

Төнлә минималь температура -15 градус тәшкил итәчәк, ә көндез -1 градуска кадәр җылыначак.

Һава торышы начар булу сәбәпле, республикада М-5 Урал трассасы участогы буенча 1194 километрдан 1370 километрга кадәр автобуслар һәм йөк машиналары өчен вакытлыча юлда йөрүне чикләгәннәр.


Нет комментариев