Фирдүс Тямаев: «Үләм дип торам»
Әлмәт концертын көчкә җырлап чыктым, җәмәгать, үләм дип торам.
«Урамда яңа төрле вирус йөри, дигәннәр иде. Үзем дә шул вируска килеп эләктем. Әлмәт концертын көчкә җырлап чыктым, җәмәгать, үләм дип торам. Бигрәк кабахәт чир булып чыкты. Дарулардан тыш, үләнле чәй белән дәваланам. Үзегезне саклагыз, чирләмәгез. Витаминнар ашагыз, хәзер көз, витаминнар күп. Без бит чирләгәч кенә дару, витамин ашый башлыйбыз, алданрак әзерләнмибез», – дип сөйләгән җырчы.
Илсөя Бәдретдинова да каты вирус эләктерүе турында белдергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев