Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдүс Тямаев кызына нинди исем кушканын әйтте

Фирдүс Тямаев бүген «кош тоткандай» куанып йөри, аның хатыны Резеда ике малайдан соң кыз алып кайтты.

Хәзер җырчының кызы, ә уллары Раян белән Кәримнең сеңелкәше бар.

Фирдүс Тямаев уллары белән хатыны Резеда һәм кызы янына хастаханәгә барды, җырчы шунда кызына үзе исем кушып кайткан. Фирдүс шуннан соң уллары белән «УНИКС» концертлар залына Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов янына концертлары уңышлы узуын теләргә кергән. Бу очрашудан видео белән Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә уртаклашты.

Видеода күренгәнчә, иҗатташ дуслары аны кызы тууы белән котлый.

Фирдүс аларга, беренчеләрдән булып, кызының исемен әйтә. «Азан әйттем, Мәрьям дип исем куштым», – дип сөенече белән уртаклаша ул.

«Син бәхетле, братан. Синең кызың бар – полный комплект», – ди Илдар Фирдүсне кочаклап.

«Котлыйм! Машалла, Мәрьям. Зур ишле гаилә булдыгыз. Өч бала әтисе булдың инде», – ди Гүзәл Уразова

Чыганак: Интертат телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев