Фикер алышуга чакырабыз: Гоголь урамының яңа йөзе нинди булачак?
Яшел Үзәндә авария хәлендәге йортларны сүтү тулы көче белән бара. Андый йортларның күп өлеше Гоголь урамында һәм аның янындагы кварталларда урнашкан.
Әмма шәһәр халкының күбесе сүтелгән йортлар урынында нәрсә булачак дип күптән сораша. Урам нинди булачак: тыныч ял итү һәм йөрү урынымы, әллә киресенчә анда җәмәгать һәм спорт тормышы кайнап торырмы? Бу сорауларга җававны яшел үзәнлеләр теләкләрен һәм фикерләрен ишетеп, бергәләп хәл иткәч кенә бирергә мөмкин булачак.
Урамның яңа йөзен булдыру өчен Яшел Үзән районы хакимияте җәмәгать фикер алышулары сериясен башлап җибәрә. Очрашуларга Гоголь урамында яшәүчеләр генә түгел, ә барлык битараф булмаган шәһәр халкы да чакырыла.
Беренче җәмәгать фикер алышуы 7 августта, 17.00 сәгатьтә, Горький исемендәге мәдәният үзәгенең конференцияләр залында була (Ленин ур., 46).
ЯҮМР Советының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев