Евгений Жирков халыкны Республика һәм Шәһәр көне белән котлады
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, райондашлар һәм кунаклар!
Чын күңелемнән Республика һәм Шәһәр көне белән котлыйм. Бай мирас, уникаль кешеләр, алдынгы технологияләр, гүзәл табигать – бу безнең туган Татарстаныбыз! Бүген, бу истәлекле көнне, ышаныч белән әйтергә була: Татарстан Республикасы – Россиянең иң якты һәм кызыклы төбәкләренең берсе. Һәм без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз!
Республика үсешенең, уңышының һәм чәчәк атуының нигезе – туган ягына тугрылыклы, туган төбәген тагын да матуррак, чистарак һәм сөйкемлерәк итәргә омтылган тырыш кешеләре. Һәм безнең республика динамик үсешкә һәм алга бару өчен бөтен мөмкинлекләргә ия. Тотрыклылык, толерантлык һәм татулык үрнәге булып тора. Аның үсешенә шәһәр һәм районыбыз халкы да үз өлешен кертә.
Бу истәлекле көндә барлык якташларыбызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, тынычлык һәм туган республикабызның, Яшел Үзәнебезнең чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлектә уңышлар телим.
Евгений Жирков,
«Зеленодольск ПКБ»сы АҖ генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев