«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе» АҖ генераль директоры Республика көне белән котлады
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, кадерле дуслар! Сезне ихластан Республика һәм Шәһәр көне белән тәбрик итәм.
Республика көне – күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы. Без хаклы рәвештә үзебезнең бәрәкәтле төбәгебез, аның бай тарихы белән горурланабыз, хезмәтләре, батырлыклары һәм иҗади казанышлары нәтиҗәсендә республиканың хәзерге байлыгына ирешү мөмкинлеге булган ата-бабаларыбызга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез.
Татарстан социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан бара. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсә. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе арта. Җитештерүгә яңа технологияләр кертелә. Яшел Үзән халкы да үзенең тырыш хезмәте белән республика үсешенә зур өлеш кертә.
Бу тантаналы көндә Татарстанда туган һәр кешегә ныклы сәламәтлек, яңа җиңүләргә һәм казанышларга омтылыш, игелекле башлангычларда уңышлар, бәхет, тынычлык һәм игелек телим.
Игорь Бабушкин,
«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев