Егет килеш Бөек Ватан сугышында башын салган Әсәдулла Хәлиловның якты истәлегенә багышлана...
Бабам Галиулланың кан кардәше Хәлиулла углы, егет килеш Бөек Ватан сугышында башын салган Әсәдулла Хәлиловның якты истәлегенә багышлана.
Кырык бердә сугыш кырларында
Шаһит китте газиз башкаең,
Сагынадыр сине, юксынадыр,
Җилләр кочагында карт каен.
Чыбык кына булган ак каенкай
Синең кулларыңны хәтерли,
Көзге яңгырлар да юган юкса,
Шул заманнан бирле хәтерне.
Мижә буйларында, өске чатта
Калмадымы аяк эзләрең?
Ни кызганыч, иске сүрәтеңдә
Төбәлгәндер сүзсез күзләрең...
Дөнья башка, буыннар да үзгә,
Шырданың да калай түбәле,
Сезнең хакта күпме әйтелсә дә,
Әйтеләсе, ышан, күп әле!
Сезнең буын нык корычтан булып,
Канлы сугышларда чыныккан,
Нәкъ синдәйләр үз тормышы илә
Иблис тамырларын корыткан!
...Сүзсез караш миңа төбәлгәндер.
Әйтче, туган, бер сүз булса да.
Хәтерлидер сине авылдашлар,
Күпме еллар инде узса да?!
Авыл яши.
Тормыш дәвам итә.
Сез исәнсез
безнең хәтердә.
Өзгәләнә күңел сезне уйлап,
Төзәлмәслек яра бәгырьдә…
Ирек Сафин.
Олы Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев