Дуңгыз абзарында 17 яшьлек кызның мәетен тапканнар
Прокуратура мәгълүматларына караганда, кызны сөйгән егете тапкан.
Красноярск краенда дуңгыз абзарында үсмер кыз мәетенә юлыкканнар. Бу коточкыч хәл 23 ноябрьдә Ушанка авылында килеп чыккан. Анда 17 яшьлек кыз дуңгыз абзарында һәлак булган, дип яза “КП”. Әлегә шунысы гына мәгълүм: унберенче сыйныф укучысы абзарда нык җәрәхәтләнгән хәлдә үле килеш табылган.
Бичараның башын һәм тәнен хайваннар яралаган булырга тиеш. Алар һөҗүм иткән чагында кыз исән булганмы – бу кадәресен судмедэкспертларга ачыкларга туры киләчәк.
Прокуратура мәгълүматларына караганда, кызны сөйгән егете тапкан. Ул төнге 12ләр тирәсендә сөйгәне янына килгән, ләкин аны таба алмаган. Егеткә дә әле 18 яшь тулмаган. Ул ярдәм сорау ниятеннән күршеләргә йөгергән. Әмма кыз инде бу вакытта үлгән булган. Медиклар да аның үлүен раслаудан гайре берничек тә ярдәм итә алмаган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре үсмер кызның ничек һәлак булуын ачыклый.
Мәгълүм булганча, әлеге гаилә мал-туар асрап көн күргән. Әти-әнисе, кызга абзарда калган малларны карарга кушып, Красноярскига ит сатарга киткән. Үсмер өчен гадәти эш булган бу: моңарчы да әти-әнисе өйдә булмаган чакларында малны гел ул караган. Тик бу юлы кичен кыз малларны ашатырга киткән җиреннән кире кайтмаган. Аягы таеп китеп егылган, яисә хайваннар аягыннан еккан, дигән версияләр бар.
«КП» әлеге коточкыч хәлнең сәбәбе турында хәбәр итте. Төнлә килгән егет башта өйгә шакый, аннары, ачучы булмагач, хуҗалык корылмалары янына килә. Ул дуңгыз абзарында идәндә ятучы кызның канга баткан гәүдәсен күрә.
Егет тиз арада күршеләргә чаба, ул әле кызның үлүен белми. Ләкин урынга килгән табиблар үсмернең үлемен раслый.
Башта кызны сыерлар сөзеп үтергән, дип уйлыйлар. Аннары сыерларның бу абзарга керә алмаганын ачыклаганнар.
25 ноябрьдә кызның мәетенә экспертиза нәтиҗәләре билгеле була. «Мәетне яру башкарылды. Үлемнең якынча сәбәбе – сул аяк ботында артерия яралану нәтиҗәсендә кан югалту», – дигәннәр прокуратурада.
Төрле версияләр буенча, кыз терлек ашатканда аңын югалткан һәм дуңгызлар янына егылган, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев