Чын ир-ат нинди булырга тиеш?
Уҗым бозаулары белән яшәүләре, ай-һай, җиңел түгел.
Бу ирләрне әйтәм әле, нишләтергә, ә?! Сезнең газетада «Хезмәт хакы алган көнне скандал ясый һәм әнисе янына китә» дигән хатта язылган кебек, тышыннан ир кыяфәтле булсалар да, эчләре елак кыз кебек. Минекенә дә бер сүз әйтергә ярамый, бала-чагадай авызы тула. Гаиләдәге проблемаларны чишәргә дигәндә дә миннән ярдәм көтә. Соң, «черт возьми», гаиләдә кем баш соң: минме, улмы? Әле үпкәләп, атналар буе сөйләшми йөрүе бөтенләй чыгырымнан чыгара. Чын ир-ат шундый булырга тиешме? Йодрыгың белән берне өстәлгә китереп сук та, проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим ит. Синең авызыңа гына карап торучы мыжык ир белән гомер уза инде. Уллары булган аналарга әйтәсе килгәнем шул, кечкенәдән малайларны чын ир-егет итеп тәрбияләгез әле, уҗым бозаулары белән яшәүләре, ай-һай, җиңел түгел.
“Әйтәм әле” рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев