Бүген төнлә Сәйдәшев урамындагы 3нче йортта янгын чыккан
Яшәеш

Бүген төнлә Сәйдәшев урамындагы 3нче йортта янгын чыккан

Янгын турында хәбәр төнге сәгать 3ләр тирәсендә килгән.

Йортның беренче катындагы фатир яна торган була. Хуҗабикә чыгарга өлгерә, әмма төтен исеннән агуланып, Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә озатыла.

Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче, мөстәкыйль рәвештә тагын 5 кеше эвакуацияләнгән. 2нче каттан өч кешене янгын сүндерүчеләр махсус коткару җайланмалары ярдәмендә чыгарган. Утны сүндерәләр. Соңрак ачыкланганча, бу янгынның сәбәбе суыткыч булган. Барысы да йоклаганда нәкъ менә ул яна башлаган. Нәтиҗәдә, янгыннан 47 кв. метр мәйдандагы бөтен фатир зыян күргән.

ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре халыкны йорттагы көнкүреш электр приборларының торышын җентекләп күзәтергә һәм төзек булмаган җиһазларны кулланмаска чакыра.


Нет комментариев