Бүген республикабызда бик тә кызу һава торышы булачак
Яшәеш

Бүген республикабызда бик тә кызу һава торышы булачак

Бүген, 10 июньдә, Татарстанда һава температурасы +28... +33 градуска кадәр җитәчәк. Казанда +32 градус эсселек көтелә.

Явым-төшемнәрдән кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук яшен, хәтта боз явуы да ихтимал.

Үзегез белән баш киеме алырга һәм күп итеп су эчәргә онытмагыз!

Фото: «ЯҮ» архивы


Нет комментариев