Бүген «Маяк» спорт комплексында МХО катнашучылары арасында «II Рәис Кубогы»на старт бирелде
Яшәеш

Бүген «Маяк» спорт комплексында МХО катнашучылары арасында «II Рәис Кубогы»на старт бирелде

Бу ярышлар — батырлык, ныклы рух һәм чын бердәмлек бәйрәме. Спорт мәйданчыгында үзләренең көчен, җитезлеген һәм команда рухын сынар өчен безнең каһарман егетләребез җыелды.

Илсөя Садыйкова ФОТОРЕПОРТАЖЫ

Чарада мактаулы кунаклар — Зеленодольск район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты. Алар үз чыгышларында яу кырларында сыналган ир-атларның спортта да югары нәтиҗәләр күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде.

Барлык катнашучыларга кыюлык, гадел көрәш һәм якты җиңүләр телибез! Сез һәрвакыт безнең горурлыгыбыз һәм үрнәгебез! Турнир дәвам итә, иң көчлеләр җиңсен!

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


Нет комментариев