Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме

Юлларны тиешле хәлдә тоту, өзлексез һәм куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итү - мөһим бурыч.

Яшел Үзән районының юл тармагы республиканың транспорт инфраструктурасында төп урыннарның берсен алып тора, ул торак пунктлар һәм мөһим социаль-икътисадый объектлар арасындагы элемтәне тәэмин итә. Юлларның гомуми озынлыгы 1100 километрдан артык. 

“Куркынычсыз сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә район территориясендә ел саен юллар, юлүткәргечләр, тротуарлар ремонтлана. Быел 12 чакрым юлга ремонт ясау планлаштырыла, эшләрнең күбесе башкарылган инде. Юл эшчәнлегенә 500дән артык хезмәткәр җәлеп ителә. 

Бу бәйрәм көнендә ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре, алар бүген дә яшь белгечләргә үзләренең бай һөнәри тәҗрибәләрен тапшыра.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын һәм яңа хезмәт уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев