Бу кызык: төкерек ул нәрсә?
Төкерек эшләп чыгару аңсыз һәм автомат рәвештә башкарыла.
Кайсыбер продуктлар һәм шартларның башкаларына караганда күбрәк төкерек эшләп чыгаруга китерә алуын һәркем белә. Ул каян килә соң? Чынлыкта, төкерек кеше организмындагы төп сыеклыктан – каннан эшләп чыгарыла.
Кан битнең төрле урыннарында урнашкан күп санлы бизләрнең берсенә кергәч, кан плазмасы фильтрлана һәм ахыр чиктә төкереккә әверелә. Бу төкерек бизләрендә урнашкан, плазманың билгеле бер элементларын «йоту» өчен җаваплы, махсус күзәнәкләр ярдәмендә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев