Безнең ишегалды – киң күңелле күршеләр территориясе
«Гаилә канаты астында» ТР төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Изольда Жуйкова җәмәгать оешмаларына, яшьләргә, Татарстан Республикасында яшәүчеләргә «Безнең ишегалды – күршелек территориясе» акциясен яклау инициативасы белән чыкты һәм мөрәҗәгать итте.
Акциянең идеясе – республикада яшәүчеләргә ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсенә иҗади карауны тәкъдим итү. Акция чаралары ишегалды мәйданнарын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрне формалаштырырга гына түгел, ә күршеләр арасында үзара аңлашу, хөрмәт атмосферасы булдырырга да мөмкинлек бирәчәк.
Акция кысасында Татарстанда яшәүчеләр өчен иҗади, спорт һәм интерактив чаралар уздыру тәкъдим ителә. Алардан иң кызыклысы өч номинациядә иҗади эшләр конкурсы булачак:
«Рәсем». Темасы: «Безнең ишегалды: Минем хыял ишегалды». Анда авторга үзе яшәргә теләгән ишегалдын ясарга тәкъдим ителә. Эшләрдә ишегалдының күрергә теләгән заманча элементларын күрсәтергә кирәк;
«Фотография». Темасы: «Безнең ишегалды – киң күңелле күршеләр территориясе». Фотография аша авторга күршелекнең мөнәсәбәтләрен, ишегалды чараларын һәм нәрсәләрен яхшыртырга мөмкин булуын күрсәтү тәкъдим ителә. Әлеге номинациядә үрнәк булырга мөмкин ишегалларының, хөрмәткә ия булган күршеләрнең кызыклы тарихлары чагылдырылган фотолар кабул ителә.
«Видеоролик» - социаль видеороликның темасы: «Безнең ишегалды: Чиста ишегалды – матур шәһәр», «Безнең ишегалды: Игелеклелек ишегалды – кунакчыл шәһәр», «Безнең ишегалды: Спортлы ишегалды – сәламәт шәһәр», «Безнең ишегалды – игелеклелек территориясе, «Безнең ишегалды: биредә танылган кеше яши». Катнашучыларга игелеклелек идеяләрен, ишегалларының чисталыгын – «чүпләмәгән җирдә чиста» гомумкешелек кыйммәтләрен популярлаштыру, ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча җәмәгать фикерен булдыруны чагылдырган видеозарисовкалар ясау тәкъдим ителә.
Конкурс 2019 елның 01августыннан 01сентябрьгә кадәр уздырыла. Иҗат эшләрен Акциянең электрон почтасына җибәрергә кирәк: nachdvor.rt@yandex.ru
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 22 июлендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия партиясе региональ сәяси советының җәмәгать берләшмәсе Консультатив советының утырышы булып, анда сәүдә эше алып бармаган җәмәгать берләшмәләренең 30 лидеры катнашты. Алар ТР Президенты яклап чыккан «Безнең ишегалды» программасын төзү буенча партия инициативасын югары бәяләп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев