Без капчыкта ятмый – 30 ел элек булган җинаятьне ачканнар
Татарстанда инде 1989 елда тимер юл депосында тимерьюлчыны үтерү буенча ачылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән.
Бу хакта «ТИ» Россия Тикшерү комитетының Транспортта тикшерү үзәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Җинаять эше материалларына караганда, 1989 елның 24 августында Казан станциясенең вагон депосы слесарь остаханәсендә бөтен тәне пычак белән кадап җәрәхәтләнгән хезмәткәрнең мәете табылган. Җинаять озак еллар буе ачылмаган.
Күптән түгел генә Тикшерү комитеты һәм транспорт полициясе тикшерүчеләре, заманча ысуллар кулланып, эшнең яңа нечкәлекләрен билгеләүгә ирешкән. Шаһитлардан өстәмә рәвештә сораулар алынган, полиграфтан файдаланылган, урында күзгә-күз очрашулар, күрсәтмәләрне тикшерүләр оештырылган. Шулай ук җинаять урынында калган биологик эзләр, бармак эзләре яңадан тикшерелгән.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, җинаять булган көнне зыян күрүче депо бүлмәсендә танышлары белән кәеф-сафа корып утырган. Утыра торгач, Пермь якларында туып үскән бер ир-ат белән сүзгә кергән. Сүз артыннан сүз китеп, болар сугыша башлаган һәм бу хәл үлем белән тәмамланган.
Тупланган дәлилләр шикләнелүчегә гаепләү белдерү мөмкинлеге биргән. Пермь краенда туып үскән 73 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше судка карап тикшерүгә тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев