Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Без дә балалар үстердек. Тик безнең заманда бөтенесе дә акчага корылмаган иде шул...»

Депутатлар аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга спорт белән бушлай шөгыльләнү мөмкинлеген бирү турында закон уйлап тапсын иде.

Норлат яшьләренең спортта зур җиңүләргә ирешүләрен газетагызда даими укып барам, өметле яшьләр үсеп килүенә чын күңелдән сөенәм. Әти-әниләрдән бер фикер ишеттем дә, гаҗәпкә калдым әле. Күпләр үз балаларын спорт түгәрәкләренә бирә алмый икән. Чөнки инвентарьларга, ярышларга барыр өчен зур суммалар түләргә кирәк. Ә андый акчалар һәркемдә юк. Димәк, акчасы булганнар гына секцияләргә йөри ала. Без дә балалар үстердек. Тик безнең заманда бөтенесе дә акчага корылмаган иде шул. Улым бокска яратып йөрде, турнирларга да барган чаклар булды. Берәр тәмле әйбер алып ашарсың дип, кесәсенә азрак сала идек. Әмма болай акча түккәнне хәтерләмим. Депутатлар аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга спорт белән бушлай шөгыльләнү мөмкинлеген бирү турында закон уйлап тапсын иде.

 

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев