Бер хатын-кыз баласын ике тапкыр тудырган
***
Британиядә яшәүче хатын-кыз бер баланы ике тапкыр тудырган.
Йөклелекнең беренче айларында ана кешегә баланың умырткасындагы проблемалары турында хәбәр итәләр. Авыруның көчәюен туктату өчен, хатын-кыз баланы йөклелекнең алтынчы аенда «табарга» ризалаша — табиблар аны кесерово юлы белән «тартып» чыгара, умырткасын төзәтә һәм ана карынына кире кайтара.
Икенче тапкыр сабый 38нче атнада дөньяга килә. Ул сигез көн интенсив терапия бүлегендә була һәм берничә операция кичерә. Табиблар фаразлары буенча, кызганычка каршы, малай киләчәктә йөри алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев