Бер яшьлек бала вакцинациядән соң ишетү сәләтен югалткан
«Лениногорскида вакцинация буенча планлы медицина процедурасын уздырганнан соң бер яшьлек балада ишетү функциясенең өлешчә югалуы ачыкланган», – дип белдерделәр тикшерү комитетында.
РФ Җинаять кодексының 293нче маддәсе буенча эш кузгатылган («Халатлык»).
Баланың ишетү сәләтен өлешчә югалту турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә тарала. «База» телеграм-каналы язганча, кызга беренчел анализларсыз катнаш вакцина һәм гепатиттан прививка ясала. Берничә көннән сабыйның әнисе баланың үз исеменә җавап кайтармаганын аңлый.
Табиблар моны организмның вакцинациягә вакытлы реакциясе, дип әйтә. Әмма зыян күрүчене хастаханәгә илткәннән соң, ике колагының да ишетмәве ачыклана.
Операция нәтиҗәсендә белгечләр бер колакның ишетү функциясен кайтара алган. Киләчәктә сабыйга икенче операция ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев