Башкала (Столичная) урамы буенча («Әл-Әнгам» мәчетенә кадәр) хәрәкәт ябылачак
Яшәеш

Башкала (Столичная) урамы буенча («Әл-Әнгам» мәчетенә кадәр) хәрәкәт ябылачак

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

14 июльдән 16 июльгә кадәр Казан – Йошкар-Ола – Волжск автомобиль юлын реконструкцияләү сәбәпле, Башкала (Столичная) урамы буенча («Әл-Әнгам» мәчетенә кадәр) хәрәкәт ябылачак.

Сәйдәшев урамы, Төзүчеләр проспекты һәм Машина төзүчеләр урамы аша әйләнеп йөрергә туры киләчәк.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев