«Бала һәм ананы чоңгыл суырды». 13 яшьлек үсмер анасының күз алдында батып үлгән
Бала ташта таеп егыла һәм суга төшеп китә. Агым бик көчле була, баланы алып китә башлый. Анасы аны коткарырга суга ташлана. Ул улына кадәр йөзеп барып җитә, малай анасына ябыша. Ләкин аларның икесен дә агым алып китә...
Новосибирскида яшәүче 13 яшьлек үсмер Катунь елгасында анасының күз алдында батып үлгән. Фаҗига Алтайның Элекмонар авылында «Зубы дракона» кыясы тирәсендә була.
Әлеге урын туристлар арасында популяр. Новосибирскида яшәүче гаилә Таулы Алтайга килә, базага урнаша, аннары елга буена балык тотарга киләләр. Бала ташта таеп егыла һәм суга төшеп китә. Агым бик көчле була, баланы алып китә башлый. Анасы аны коткарырга суга ташлана. Ул улына кадәр йөзеп барып җитә, малай анасына ябыша. Ләкин аларның икесен дә агым алып китә. Анда очлы ташлар була.
Катунь елгасында кешеләрне көймәдә йөртүче егет бу хәлне күреп ала, ул ярдәмгә килә.
Шаһитлар коткаручыларга шалтырата.
«Аларны көймәгә тартып алу бик кыен булды, алар шулкадәр җайсыз урында иде, аларны чоңгыл суырды. Хатынны тарттылар, бала анасының аякларына ябышып торды. Хатынны көймәгә тартып менгерделәр, ә малай кулларын ычкындырды, аны агым алып китте, коткара алмадылар. Катунь бик мәкерле елга, анда гел кешеләр батып тора», – ди шаһитлар.
Малайның мәете табылмаган, аны эзләү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Интертат
Фото: https://altai.sledcom.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев