Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Августта безне нәрсә көтә: яңа кануннар

Эссе җәйнең кызган чагы, август ул — уңыш өлгерә торган чор. Әмма кануннар үзгәрү ел фасылына бәйле түгел.

1. Цифрлы сумнарны васыять итәргә була

Узган ел цифрлы сум законлаштырылды: аны рәсми рәвештә акчасыз акча дип таныдылар һәм аны мирас буенча тапшырырга рөхсәт иттеләр, шул исәптән васыятьнамә төзү юлы белән (кеше нотариус­ка түгел, ә банкка мөрәҗәгать иткәндә, анда аның счетларында саклана торган акчаларның варисларын билгеләү турында документ төзегәндә).
Августта цифрлы сумнар белән васыять күрсәтмәләрен башкару тәртибен РФ Хөкүмәте РФ банкы белән килештереп билгели торган норма үз көченә керә. Әлегә мондый тәртип расланмаган, шуңа күрә цифрлы сумнарны мираска калдыру өчен васыятьнамәне нотариуста гына расларга мөмкин.

2.Бурычларны кайтару буенча банкларга һәм МФОларга яңа таләпләр

Хәзер үз бурычлысына вакыты чыккан кредитны кире кайтару турында искә төшерү һәм аның белән вариантлар турында фикер алышу, мәгълүматны язып алу һәм саклау өчен, оешма алдан җиһазлар һәм программа белән тәэмин ителергә тиеш. Заемчы белән барлык сөйләшүләр, шулай ук аңа җибәрелә торган хәбәрләр язылырга һәм кимендә 3 ел сакланырга тиеш. Бу кагыйдәнең үтәлешен Россия ФССП (федераль суд приставлары хезмәте) контрольдә тотачак. Әгәр оешманың кирәкле җиһазлары булмаса яисә ул таләпләргә туры килмәсә, Федераль салым хезмәте оешмаларга бурычлылар белән сөйләшүләр һәм хәбәрләр алмашу юлы белән хезмәттәшлек итүне тыя.

3. «Дәүләт хезмәтләре» кулланучыларына киңәйтелгән мәгълүмат

1 августтан мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинетына бердәм порталда Дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр реестрына кертелгән һәм электрон рәвештә күрсәтелә торган барлык хезмәтләр турында белешмәләр җибәрергә тиешләр. Башкача әйткәндә, әгәр граждан нинди дә булса хезмәт сорап хакимият органына, учреждениегә яки оешмага мөрәҗәгать итсә (шул исәптән бердәм портал аша түгел, ә шәхсән), бу хакта мәгълүматлар аның «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинетында чагылачак.

4. Балага бердәм пособие билгеләү кагыйдәләре үзгәрә

Пособие мөрәҗәгать итүченең вакытлыча теркәлү урыны яки фактта яшәү урыны буенча бирелә ала: әгәр элек пособие башка регионда билгеләнгән булса, әмма түбәндәге шартларның берсе расланса, әйтик, мөрәҗәгать итүче үз керемнәреннән салым түли яки пенсияне, пособие­не шушы регионда алса, яисә алар карый торган инвалид бала шунда яшәсә.
Әгәр боларның берсе дә расланмаса, гариза бирүчегә үзенең факттагы яшәү урынын документаль рәвештә расларга туры киләчәк (торакны арендалау килешүе, баланың бу төбәктәге балалар бакчасына яки мәктәпкә йөрүе турында белешмә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев