Гадәт буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә һәрбер баланың тормышында иң мөһим ир-ат – әтиләргә багышланган үзенчәлекле көн билгеләп үтелә.
Яшел Үзән шәһәре балалар сәнгать мәктәбе әлеге тантаналы дата – Әтиләр көне бәйрәменә кушылды. Сәнгать бүлегендә гаилә кыйммәтләре һәм ата тәрбиясенең әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрелде. Яшь рәссамнар үз әтиләренең портретларын һәм бергәләп зур открытка ясады.
Нет комментариев