Александр Тыгин капиталь ремонт һәм төзекләндерү барышы белән танышты
ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин Яшел Үзәндә «Безнең ишегалды» программасы буенча капиталь ремонт һәм төзекләндерү барышы белән танышты.
Ул ТР баш дәүләт торак инспекторы “Безнең ишегалды” программасы кураторы Арина Петрова, ЗМР башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Нияз Минһаҗев белән берлектә эшләр актив алып барыла торган адреслар буенча йөреп чыкты. Быел Зеленодольск, Васильево, Осиново, Түбән Вязовлар, Әйша, Норлат, Бело-Безводное, Протопоповка, Бишнә һәм Олы Якедә 42 йорт һәм 58 ишегалды ремонтланачак.
Обходтан соң департаментлар, ведомстволар һәм идарәче компанияләр белән киңәшмә уздырдылар. Ишегалларда һава шартларын исәпкә алып, МКД капиталь ремонт эшләрен агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлауны планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев