Акчаның әле беркемгә дә чын бәхет китергәне юк
Альбина алтын читлекне бриллианттан ясалганына алыштырырга батырчылык итә. Ире ничек ярарга белми, көн саен чәчәкләр алып кайта – гаиләне саклавын үтенә. Ләкин кире хатын башканы яратуын әйтә.
Алтын читлектән котылды. Ә кирәк идеме?
Таныш кешеләремнең яхшы ире белән аерылышкан һәм яңа тормыш төзи башлаган кызлары турында язарга булдым. Бер генә дә хупламыйм мин аның бу адымын. Ә иптәш кызлары, дуслары сокланды.
Альбина күп балалы гаиләдә үсте. Чөнки әнисе абортларга бик тә каршы хатын, узган берен тапты. Әтиләре иртә үлеп китте, шуңа әниләренә бик күп эшләргә туры килде. Балалар көне буе үзләре генә булды. Җәй көне әле яхшы, шәхси йорты белән яшәүче әбиләрендә иделәр.
Мәктәпне тәмамлагач, Альбина Казанда университетка укырга керде. Анда, әти-әнисе түләп торган фатирда яшәүче егет белән танышкан. Бергә яшәргә үзе тәкъдим иткән.
Егетнең әти-әнисе җитди кешеләр булып чыкты. Бердәнбер улларын да, киленнәрен дә яхшы эшкә урнаштырды. Ә Альбинаның ачуы килгән. Нигә әле ул алар тапкан урында эшләргә тиеш? Бәхәсләшеп тормаган, яратмаган эшенә йөргән.
Ял көннәрендә каенанасы берничә төрле салат ясый, ашарга әзерли, камыр ризыклары пешерә. Барлык гаиләләре белән өстәл артына җыелып, бергәләшеп ял табыны оештыралар. Альбинага бу да сәер тоела, ә нигә дип әле ул каенанасы чакыргач ашарга тиеш? Суыткычны ачып, ни тели – шуны алып ашау аңа күбрәк ошый. Яшь хатынга олыраклар алдында: «Хәерле кич! Мин кайттым!» яки «Борчылмагыз, мин тиздән кайтам!» – дип хәбәр итү дә ошамый. Ул хисап тотарга өйрәнмәгән.
Соңрак каенана яшьләргә бик кыйммәт булмаган фатир таба һәм ипотека алырга ярдәм итә. Иренең ата-анасы җиһазлар һәм кирәк-ярак әйберләр алып бирә.
Ә яшь хатынның сәяхәткә, ерак илләргә барасы килә. Аңа ул алтын читлеккә эләккән кебек тоела. Бөтен нәрсә – ашарга ризык, йокларга карават, акча бар, әмма ирек юк.
Хәзер күп яшьләр кебек, Альбина интернетта үз блогын алып бара, язылучылары белән онлайн аралаша. Акча эшләү максатыннан, каналын тагын да киңәйтергә, үстерергә планлаштыра. Бер язылучысы элемтәгә калганнарга караганда ешрак чыга, яза. Альбинага комплиментлар әйтә. Алтын читлектән чыгып, тормышын сәләтен үстерүгә багышларга өнди. Эдуард (шундый исем белән теркәлгән була) үзен миллионер итеп таныштыра һәм яшь хатын өчен алга яшәү планын төзи: аерылырга, поездга билет алырга, фатир арендаларга, яңа эшкә урнашырга.
Әлеге «дус», шундый чибәр хатын карьерасын Мәскәүдә корырга тиеш, дип ышандыра. Ир аны шикарный биш бүлмәле фатирына чакыра, аннары үзенә аерым торак арендаларга һәм эшкә урнаштырырга вәгъдә итә. Беренче чыгымнарны Эдуард үз өстенә ала. Фотода ул озын буйлы, атлет гәүдәле һәм элегантный була. Планга әнисе белән таныштыру һәм алга таба укыту да керә.
Альбина алтын читлекне бриллианттан ясалганына алыштырырга батырчылык итә. Каенанасы килененә нинди гамәле белән ярый алмаганын аңламый. Яратмаган эшеннән җиңел генә китеп, күңеленә хуш килгәнен сайлый ала иде бит. Тик аныкыннан да яхшырак эшне безнең шәһәрдә табарга кирәк әле! Яраткан ризыгын әзерләүдән аны беркем дә тыймаган, тик Альбина өй эшләре белән шөгыльләнергә үзе яратмый.
Ире ничек ярарга белми, көн саен чәчәкләр алып кайта – гаиләне саклавын үтенә. Ләкин кире хатын башканы яратуын әйтә.
Ә Эдуард, шундый афера килешүләрдән процент алучы гап-гади менеджер булып чыга. Һәм Альбинадан, Мәскәүгә килүен һәм анда урнашуын оештырган өчен, бик зур суммада акча таләп итә. Фотода да, әлбәттә инде, чын үзе булмый.
Беренче ире башка кызга өйләнде дә, Казанга киттеләр, ә Альбина әнисе янына Яшел Үзәнгә кайтып утырды.
Менә бездә кабат табып кара аныкы кебек эшне һәм шундый ирне! Кызлар, нигә сез хәзер шундый? Нигә байлык һәм акчаны бу тормышта күпкә мөһимрәк нәрсәләрдән өстен куясыз? Акчаның әле беркемгә дә чын бәхет китергәне юк. Тотрыклы гаиләдә яшәүдән дә рәхәте юк бу дөньяда, шуны аңлагыз! Байлык артыннан кууның бер начарга китерүче чиге һәрвакыт була! Чөнки ул шайтан коткысы.
Өйрәтә димәгез, тирә-ягыгызга аек караш ташласагыз, моның нәкъ шулай икәнен күрүе авыр түгел.
Һәркемгә бәхет теләп, Фирдания Х.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев